Казанда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өченче шәһәр Спартакиадасы узды

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрьдә “Ак бүре” спорт комплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ел саен уздырыла торган Казан мәктәп укучыларының өченче шәһәр Спартакиадасы узды. Чара "Трамплин" хәйрия фонды тарафыннан "Татнефть" фонды ярдәме белән оештырылды. Спартакиадада 1 нче, 7 нче һәм Е.Г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат укучылары катнашты. Алар , сөйләм һәм ишетү сәләте камил булмаган  балалар. Бу көнне спорт комплексы мәйданчыгында 30 спортчы-катнашучы һәм 100гә якын җанатар җыелды, ә аларга Татарстан Республикасы америка футболы федерациясе вәкилләре һәм «Стрела» регби клубы уенчылары ярышырга һәм сыйныфташларына ярдәм итәргә булышты.

Гаҗәеп хис-кичерешләр, ярыш рухы һәм физик активлык,  менә болар  балалар өчен спорт бәйрәме. "Безгә бик ошады, бирегә килү, башка мәктәпләрдән  килгән укучылар  һәм чын спортчылар белән аралашу бик шәп булды. Гомумән, бик күңелле булды, текә алып баручы һәм шәп бүләкләр! "- дип уртаклаштылар 7 нче мәктәп-интернат укучылары.

Педагоглар һәм мәктәп җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, мондый чаралар үткәрү балалар өчен бик мөһим: «Безнең балалар өчен һәр чара,  интернаттан читкә чыгу - ул зур вакыйга һәм этәргеч. Ә спорт чаралары аларга команда булырга, әйләнә-тирә дөнья белән хезмәттәшлек итәргә һәм үз өстеңдә үсәргә ярдәм итә. Без фондка  чын күңелдән рәхмәтле".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International