Бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантуратурада укучыларны VIII Бөтенроссия инженерлык конкурсының сайлап алу этабында катнашуга чакыралар.
Сайлап алуда катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында чыгарылыш квалификация эшенең планлаштырылган темасын киңәйтеп, индивидуаль гариза тутырырга кирәк. Гаризалар кабул итү 1 декабрьгә кадәр озайтылды. Россия Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурсның операторы - Милли Тикшеренү Атом Университеты MИФИ. Катнашучыларның гаризаларын бәяләү нәтиҗәләре буенча, ярымфиналга 200 иң яхшы студент һәм аспирант сайланачак. Ярымфиналга чыгучылар предприятияләр өчен тикшеренү нәтиҗәләре белән кызыксынучы әйдәп баручы белгечләр җитәкчелегендә үз идеяларын күрсәтү мөмкинлеген алачаклар. Алар шулай ук тизләштерү сессиясе кысаларында төп эш бирүчеләрнең мастер-классларына, тренингларына һәм консультацияләренә йөри алачаклар.
Җиңүчеләр эш бирүчеләрдән махсус бүләкләр, эш ткә чакыру әкъдимнәре көтәләр. Моннан тыш, алар киләсе белем дәрәҗәсенә кергәндә өстенлек алачаклар.
Конкурска 2023 елның июнендә Мәскәүдә йомгак ясалачак.