17-18 ноябрь көннәрендә Югары Ослан районында “КЭС-БАСКЕТ” Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2022/2023 еллар сезонындагы Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында этабы узды.
Уеннар “Чемпион” спорт комплексында һәм Н.Ш.Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясендә үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, Бөтенроссия категориясе хөкемдары.