Татарстаннан ике команда «Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2022» Бөтенроссия конкурсында финалга чыкты

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

21-22 ноябрьдә «Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2022»Бөтенроссия конкурсының федераль этабы булды. Конкурсның «Шәһәрнең иң яхшы ашханәсе» номинациясенең республика этабында җиңүчеләр (Казан шәһәре Совет районының 159 нчы лицее, Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче Гимназиясе) һәм «Иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе» (Яшел Үзән муниципаль районының Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбе) конкурсның Бөтенроссия этабында катнаштылар.

159 нчы лицей һәм  М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия. - " Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2022» финалга чыктылар. 24 ноябрьдә Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында узган суперфинал нәтиҗәләре буенча  җиңүчеләрне хөрмәтләячәкләр.

Ә  “иң яхшы  мәктәп ашханәсе пешекчесе” шәхси һөнәри конкурс кысаларында 159нчы мәктәп ашханәсе пешекчесе Светлана Кириллова 2нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International