Казанда укучыларның 80% ы кайнар ризык белән тәэмин ителгән

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан мәктәпләрендә балаларның 80% кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Яңартылган мәктәп ашханәләрендә баланслы ашау  укуга уңай йогынты ясый. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.

Бүгенге көндә шәһәрдә 185 мәктәп азык-төлек блогы эшли. Балаларның 80% комплекслы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. 5нче сыйныфтан башлап  11нче сыйныфка кадәр  укучылар ташламалы категориядә бушлай туклана. Бу-аз керемле гаиләләрдәге, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар, шулай ук мобилизацияләнгән гаиләдәге  балалар. Барлыгы 13 меңнән артык бала. «Азык-төлек блокларын ремонтлауга заманча караш гадәти ашханәләрдән чын рестораннар ясарга мөмкинлек бирә. Шәһәрдә барлыгы 144 мәктәп рестораны эшли — бу азык-төлек блокларының  78% дигән сүз. Бу ашау урыны гына түгел, ә аралашу һәм җылы очрашулар өчен урын да», — дип ассызыклады Ирек Ризванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International