Казанда барлык укытучыларның 32% ы яшь укытучылар

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Казан мәктәпләрендә 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар саны 32% ка җиткән. Моңа педагогик һөнәрләрне популярлаштыру программалары ярдәм итә. Шул ук вакытта кадрлар кытлыгы  да  саклана. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде. Балалар алган белемнең сыйфаты белем бирү учреждениеләренең идарә һәм педагогик кадрларының сыйфаты белән турыдан-туры бәйле. Казанның муниципаль балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә 30 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән 16 мең педагогик хезмәткәр. Шуларның 7 меңе-мәктәп укытучылары, 4,5 меңе — балалар бакчалары тәрбиячеләре.

Педагогик кадрларга кытлык саклана. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен мәктәп директорларының Казан педагогика көллияте һәм шәһәрнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге җайга салынган. Ел саен мәктәп тәмамлаучыларны педагогик кадрларны максатчан әзерләүгә сайлап алу үткәрелә. – дип белдерде Ирек Ризванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International