Ике елда Казан мәктәпләре һәм балалар бакчалары иминлеге өчен 1,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Балалар бакчаларының террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итүгә 1,7 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.  Ул акчалар көндезге саклау һәм техник чараларның тулы бер спектрына: ашыгыч хәбәр итү төймәләреннән алып керү контроле системаларына һәм тикшерү пунктлары җиһазларына тотылды. Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Түрә сүзләренә караганда, куркынычсызлык техник чараларын яңарту һәм модернизацияләү буенча зур эш башкарылган. Сүз коймаларны һәм капкаларны алыштыру, керү юлына  контроль һәм идарә итү системаларын урнаштыру, саклау пунктларын төзекләндерү, КППН монтажлау, тизлекне киметү чараларын җиһазлау һәм учреждениеләрне ашыгыч ярдәм системасы белән тәэмин итү турында бара.»

Барлык эшләрне дә 2022 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла", — диде  Ирек Ризванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International