Мәгариф өлкәсендә 2023 елга Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләренә конкурс игълан ителде

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премияләрен бирү буенча ведомствоара совет, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге 2023 елгы премияләренә конкурс игълан итә. Эшләр 2023 елның 10 нчы февраленә кадәр кабул ителә.

Конкурска матбугатта басылып чыкканнан соң соңгы ун ел эчендә башкарылган эшләр (2013-2019 еллар), шул исәптән тиешле эшләнмәләрне үз эченә алган һәм ирешелгән нәтиҗәләрне раслаучы материаллар һәм документлар (2013-2019 еллар) тәкъдим ителә.

 Премия лауреатлары премиягә кабат катнаша  алмыйлар. Конкурста булмаган эш премиягә тагын бер тапкыр тәкъдим ителергә мөмкин.

Конкурска эш тәкъдим итүче автор коллективлары составы биш кешедән артмаска тиеш.

Белешмәләр өчен элемтә: Высоцкая Анастасия Сергеевна, (495) 547-12-59 (доб. 3815);

Терехина Алинә Алексеевна, (495) 547-12-59 (доб. 3823).

Электрон почта: pravpremii@minobrnauki.gov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International