22 ноябрьдә Балтач районы Карадуган балалар бакчасында «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү методлары»темасына семинар узды.
Семинар барышында балалар бакчалары педагоглары тарафыннан “Тылсымлы куллар”, “Язарга өйрәнәм”, “ Кызыклы математика”, “Сак булырга өйрәнәм” дигән эш дәфтәрләре тәкъдим ителде. Семинар эшендә «Уйный-уйный өйле» программасының авторы һәм фәнни җитәкчесе Кафия Закирова, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе мөдире Алия Якупова һ. б. катнашты.
Арча, Кукмара, Балтач районнары балалар бакчалары педагоглары балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.