23 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Биектау районы мәгариф идарәсе белән берлектә, 2нче номерлы Биектау урта мәктәбендә «Укучыларның табигый-фәнни грамоталылыгын формалаштыру өчен кирәкле шарт буларак, заманча белем бирү мохитен булдыру» дигән Республика семинарын үткәрде.
Ул 2021 һәм 2022 елларда «500+» белем бирүнең нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләргә адреслы методик ярдәм күрсәтү проектында катнашучылар өчен каралган иде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Гөлнара Сергеева эшләнгән концептуаль документларны киләчәктә гамәлгә ашыру мәсьәләләренә, шулай ук антирискка каршы программаларны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләренә җентекләп тукталды.
«500+» проекты кысаларында эшне оештыру буенча үзенең идарә итү тәҗрибәсе белән Биектауның 2нче урта мәктәбе директоры Фаил Габдрахманов һәм 1нче Биектау урта мәктәбе директоры Елена Гыйльманова уртаклашты.