29-30 ноябрьдә Мәскәү педагогика дәүләт университетында кинопедагогика буенча халыкара конференция узачак. Чара балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һәм югары уку йортларының белем бирү программаларында кино һәм медиа куллану буенча система булдыруга юнәлдерелгән.
Конференция кысаларында кинопедагогика һәм медиа белеменең хәзерге торышына һәм балалар контентына, аның сыйфатына һәм һәркем файдалана алырлык булуга багышланган пленар утырышлар планлаштырылган. Дискуссия мәйданчыкларында ата-аналарның кинопедагогикадагы роле һәм ведомствоара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар. Чарада педагоглар, фәнни эшлеклеләр, ата-аналар берләшмәләре һәм хакимият органнары вәкилләре, кино һәм медиаконтент җитештерүчеләр катнашачак.
Оештыручылар Россиядә кинопедагогика һәм кино агарту үсешенең бердәм траекториясен формалаштырырга, юл картасын булдырырга планлаштыралар.
Конференциядә турыдан-туры яки онлайн-форматта теләгән һәркем катнаша ала. Чара турында тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен форма кинопедагогика.РФ/conf22. Гаризалар кабул итү 28 ноябрьнең 21:00 сәг. кадәр дәвам итәчәк.
Даталар: 29-30 ноябрь.
Үткәрү урыны: Мәскәү дәүләт педагогика университеты.