Мәскәү дәүләт университетының Император залында Россия Ректорлар берлеге һәм Россия Фәннәр академиясе Президиумының уртак утырышы узды. Анда катнашучылар югары белем бирү һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү векторлары, мәктәпләр белән эшләү перспективалары һәм алдагы юбилей чараларын уздыру планнары турында фикер алыштылар.
«Үткән вакыт эчендә Россия ректорлар берлеге илнең алты йөздән артык югары уку йорты җитәкчеләренең киң колачлы, кирәкле бурычлары тирәсендә берләште, илебез югары мәктәбенең иң яхшы традицияләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Югары уку йортларында белем бирүне камилләштерүгә, аның үтемлелеген һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга, профильле законнарны модернизацияләүгә өстенлек бирүегез, яшьләрне рухи-әхлакый, патриотик тәрбияләүгә ярдәм итүегез сөендерә», дип Россия Президенты Владимир Путин сәламләвен , дәүләт башлыгы ярдәмчесе Андрей Фурсенко җиткерде.
Уртак утырыш Россия ректорлары берлегенең 30 еллыгына багышлап үткәрелде.
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов үзенең чыгышында, фәнни институтларның, югары мәктәпнең - белем бирүнең мөһим дәрәҗәләре булуын билгеләп үтте, аларны үстерү өчен шул исәптән гомуми белем бирү учреждениеләре белән дә багланышлар кирәк.
Чыгышының ахырында ул Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничка "Профессиягә тугрылык өчен" ведомство бүләге тапшырды.
МДУ ректоры үз докладында Россия Ректорлар берлеге һәм Россия фәннәр академиясенең студентларның җитештерү практикасын, аспирантура эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләде, аларга фәнни оешмалардан профильле белгечләрне кертү һәм эре тикшеренү коллективларын булдыру исәбенә диссертация советлары составын киңәйтү перспективаларын билгеләде.
Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников искә төшергәнчә, киләсе елда ил академиянең өч гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк.