Татарстан педагогика сыйныфлары өчен форсайт

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

26 ноябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында “Психологик-педагогик юнәлеш классиклары” республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Укытучы - киләчәк һөнәре” мәктәп укучылары өчен форсайт узды. Чарада 250 югары  сыйныф укучысы  катнашты.

Укучылар өчен «Укытучы - киләчәк һөнәре»   форсайты педагогик һөнәр сайларга теләүче  16-18 яшьлек яшьләргә укытучы популярлаштыруга һәм һөнәри үзбилгеләнешкә ярдәм итүгә юнәлтелгән проект.

«Профессиональ нетворкинг»  мәйданчыгы экспертлар белән панель дискуссия уздыруны үз эченә алды.  КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты  ректоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, ТР атказанган укытучысы  Роза Шәяхмәтова, Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм 122 нче гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары, РФ мәгариф министры киңәшчесе Мария Голованова чыгыш ясады.

 Булачак педагоглар,   Бөтенроссия һөнәри конкурсы призеры Мария Голованова һәм тагын күп кенә тәҗрибәле  укытучыларның мастер-классларында булдылар.

«Киләчәк мәктәбе» проектларын яклау мәйданчыгында экспертларга заманча мәктәпнең төрле проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар күрсәтелде.

Икенче мәйданчык - «Киләчәк мәктәбе», «Киләчәк укытучысы», «Киләчәк мәктәбен тәмамлаучы компетенция» юнәлешләре буенча «Трендлар картасын» эшләүгә һәм яклауга юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International