24-25 ноябрьдә Мәскәүдә "Төп халыкларның халыкара унъеллыгы бурычлары контекстында тел мәгариф сәясәте" Халыкара фәнни конференциясе кысаларында туган тел, шул исәптән рус теле, укытучыларының Халыкара мастер-классы узды. Безнең республиканы конкурста Казан Совет районының 90 нчы гимназиясенең татар теле укытучысы Илүсә Сәлахова тәкъдим итте. Илүсә Әдиповна мастер-класста Гран-при яулап, җиңүче булды һәм "Туган телне, шул исәптән рус телен, туган телне саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен" медале белән бүләкләнде.