Татарстанда укытучыларның документлар йөкләнешен контрольдә тоту өчен интерактив карта булдырылачак

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча педагогик хезмәткәрләргә документлар йөкләнешен контрольдә тоту өчен интерактив карта булдырылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

Мөҗипов, әлегә укытучылар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә чит ил программа тәэмин ителеше белән эшләргә туры килә, дип өстәде. Әмма Россия программа продуктына тулысынча күчү, чит ил җитештерүчесен үзебезнең илгә алыштыру бурычы куелган, дип ассызыклады ул.

Бу очракта, педагогларның өстәмә йөкләнеше барлыкка килмәячәк диде ул.

Бу уку елыннан укытучыларга документар йөкләнеш күләмен җайга сала торган нормалар үзгәрде. "Мәгариф турында" канунына кабул ителгән төзәтмәләр укытучылар министрлык раслаган исемлектән тыш хисапларны бүтән әзерләргә , ә электрон документ әйләнеше кәгазь рәвешендә кабатланырга тиеш түгел, дип билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International