Татарстанда киләсе елда мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм аларны җиһазлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. 2023 елда 143 азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта йомгаклау матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Ике ел эчендә Татарстанның 363 гомуми белем бирү оешмасында ремонт эшләре үткәрелде. Былтыр 44 районның 196 мәктәбендә азык-төлек блогы ремонтланган. Быел 45 муниципаль район мәктәпләрендә ремонт ясалган.
Моннан тыш, Һадиуллин сүзләренчә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең тулай торакларын ремонтлау программасын финанслау 2023 елда ике тапкырга артачак , 400 млн сум булачак. Быел көллият һәм техникумнарның тулай торакларын ремонтлауга 200 млн сум тотылган.