Идел буе дәүләт университетының Физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институты спортчының аэроб эшкә сәләтлелеген бәяләүнең уникаль цифрлы программасын эшләде .
Программа спортчының аэроб җитештерүчәнлеген (чыдамлыгын/эшкә сәләтлелеген) алдан фаразларга мөмкинлек бирә.
Беренчел тестның нәтиҗәлелеге һәм уникальлеге - ярышлар алдыннан кирәк булмаган максималь йөкләнешләрне булдырмау. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, физик эшкә сәләтлелекне бәяләүнең классик ысулы организмнан зур энергия чыгымнары һәм алдан әзерлек таләп итә.Эшләнгән бәяләү ысулы тестлауның 10 км/сәг кә генә җитә торган тизлеге түбән булганда аэроб куәтенең максималь дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә. Бу минималь физик тырышлык һәм ике тапкыр кимрәк вакыт таләп итә.