Дәресләрдә укучылар һава торышын фаразлаучы технологияләр белән танышачак

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

16 нчы гыйнвардан 5 нче февральгә кадәр бөтен РФ буенча һава торышын фаразлый торган технологияләр буенча дәресләр узачак. Укучылар технологияләр ярдәмендә атмосфера күренешләрен үлчәү, анализлау һәм фаразлау процесслары белән таныша алачак.

Укучыларга метеоролог, инженер һәм аналитик, исәпләү математикасы һәм проект менеджеры нәрсә белән шөгыльләнүен сөйләячәкләр. Шулай ук балалар метеорадарлар һәм метеозондлар ни өчен кирәк булуын һәм исәпләүләрдә ялгышлыклар белән нишләргә кирәклеген беләчәкләр.

Дәресне ярты сәгать эчендә узарга мөмкин, биремнәр яшкә карап катлаулылыгы буенча  өч дәрәҗәгә  бүленә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International