Казанда «Хәзерге заман инженерлык белеме» форумы узачак

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Февраль аенда  Казанда 187 нче күппрофильле лицей базасында «Инженерлык Республикасы» мәгариф проектының 5 еллык юбилеена багышланган «Хәзерге заман инженерлык белеме» мәгариф форумы узачак. Форумда «Инженерлык Республикасы», «Казан инженерлы» һәм «Яңа инженерлык белеме» проектларының база мәйданчыкларында укучылар катнашачак.

Татарстан Республикасында  машина төзелеше һәм нефть-газ химиясе сәнәгате өстенлекле буларак билгеләнде, аларда, беркайчан булмаганча, югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ зур.Инженер-техник белем бирүгә ихтыяҗ һәм үсеш чорында химия, биология, физика, информатика буенча яхшы әзерлекле абитуриентлар таләп ителә.

Бүгенге көндә проектта 36 сыйныфның 500 укучысы катнаша. Белем бирү проекты өстәмә белем бирү форматында заманча мәгариф технологияләрен кулланып, авторлык белем бирү программалары буенча техник һәм лингвистик юнәлешләрне берләштерү юлы белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International