Татарстанда инглиз теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы тәмамланды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

23-26 гыйнварда “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 4-8 класс укучылары өчен инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Инглиз теле буенча олимпиадада республиканың 26 муниципаль районыннан 246 укучы катнашты. Җиңүчеләр:  София Колесова, Казан халыкара мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы; Дания Комарова, Әлмәт шәһәренең “Менеджер” 23 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы; Теа Шавадзе, Казан шәһәре Совет районы инженерлык үзәге лицейның 6 сыйныф укучысы;Казанның  Мәскәү районы Ж.А. Зайцев исемендәге 122 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Эйден Рохас.

Татарстанның 18 муниципаль районыннан 135 укучы призерлар булды (Актаныш, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Саба, Сарман, Тукай районнары).

Олимпиадада катнашучыларны жюри -педагогика фәннәре докторы, профессор Диана Сабирова җитәкчелегендәге Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының профессорлар-укытучылар составы хезмәткәрләре бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International