Җәмгыять белеме буенча БДИны 100 баллга ничек тапшырырга

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

БДИ якынлаша: 1 февраль - гаризалар бирүнең соңгы көне. Бу вакытка укучылар сайлау буенча нинди имтиханнар бирәчәкләрен ачыкларга тиеш. Димәк, инде җәй көне керергә җыенган  югары уку йортларын да,   юнәлешләрне дә сайларга кирәк.

 Елдан-ел җәмгыять белеме буенча БДИ әйтеп булмаслык булып кала бирә. Сере нәрсәдә? Эш шунда , чыгарылыш укучыларына бу гади имтихан кебек тоела, ә чынлыкта  бөтенләй башкача. Җәмгыять белеме буенча БДИны ничек 100 баллга тапшырырга? ЕГЭLand онлайн-мәктәбе эксперты, җәмгыять белеме укытучысы Александр Филатов моңа ачыклык кертте.

Идеалда 10 сыйныфтан әзерләнә башларга  кирәк. Шулай итеп, бөтен базаны эзлекле рәвештә өйрәнергә, ә 11 сыйныфта  инде булган белемнәргә тирәнтен  өйрәнергә  мөмкин булачак.  Һәр көзне ачык файдалануга куя торган ФИПИ материалларын өйрәнегез. Шулай итеп ул, нәрсәләргә игътибар итәргә икәнен җентекләп аңлатты

2023 елга БДИ расписаниесе.

БДИның төп чоры 26 майдан 20 июньгә кадәр узачак:

26 майда - география, әдәбият, химия;

29 май - рус теле;

1 июнь - математика (база һәм профиль);

5 июньдә - тарих, физика;

8 июнь - җәмгыять белеме;

13 июньдә - чит телләр («Говорение» бүлегеннән тыш), биология;

16,17 июнь - чит телләр («Говорение» бүлеге);

19, 20 июнь - информатика.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International