Бүген, 31 гыйнварда, Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ паркында "Мин - укучы" мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Республиканың 10 меңнән артык өлкән сыйныф укучысы иң яхшы исем өчен ярышты. 7-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында 22 җиңүче билгеләнде.