Быел беренче тапкыр Ачык ата-аналар онлайн-җыелышында "Движение первых" сафларына эләгү турында сөйләделәр, анда хәтта беренче сыйныф укучысы да катнаша ала.
Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров аңлатканча, беренчел ячейка булдыру өчен, өчәү җыелып, аны бары тик ачу да җитә. Ләкин ниндидер оешма базасында, мәктәпләр, секцияләр, яшьләр үзәгендә кирәк.
Өлкәннәргә, укытучыларга, тренерларга, остазларга мөрәҗәгать итегез, алар һичшиксез ярдәм итәчәк, - диде Григорий Гуров. - Шулай ук безнең сайтта теркәлергә һәм гариза бирергә була . һичшикчсез, сезнең белән элемтәгә керәчәкләр. Гуров сүзләренчә, 10 февральдә хәрәкәт сайтында иң яхшы проектларның "витрина"сы тәкъдим ителәчәк.