24 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Лениногорск районы мәгариф идарәсе белән берлектә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешендәге үзәкләр җитәкчеләре өчен «Укучылар компетенцияләрен үстерү чарасы буларак интеграцияләнгән дәрес» республика семинары үткәрде. Чара В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Семинарда өстәмә программаларны гамәлгә ашырганда «Үсеш ноктасы» үзәкләренең өстәмә белем бирү учреждениеләре белән челтәр хезмәттәшлеген оештыруда актуаль мәсьәләләр, шулай ук өлкән сыйныф укучылары өчен интеграцияләнгән дәресләрне нәтиҗәле оештыру мәсьәләләре каралды.
Семинарда Лениногорск районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәгыйз Санатуллин катнашты. Татарстанда “Мәгариф” илкүләм проекты инфраструктурасын үстерү турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Лустина сөйләде.
«Үсеш ноктасы» үзәкләре эшен оештыруда үзенең уңышлы идарә тәҗрибәсе белән В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Элеонора Нуртдинова уртаклашты.