Технологияләр трансферы үзәкләре икътисадка кертү өчен әзер булган эшләнмәләрне ачыклыйлар һәм бизнес ягыннан тикшеренүләргә заказ формалаштыралар

2023 елның 3 феврале, җомга

РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы технологияләр трансферы үзәкләрен төзүгә һәм үстерүгә конкурс игълан итте. Аның төп максаты - тикшеренүчеләрне компанияләрнең һәм корпорацияләрнең технологик һәм бизнес-бурычларын хәл итүгә җәлеп итү.  Илебезнең тотрыклы технологик суверенитетын тәэмин итү коралы буларак технологияләр трансферы үзәкләренең уңышлы эшчәнлеге , “Фән” юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе тарафыннан билгеләп үтелде.

Грантлар алуга югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары дәгъва итә ала. Конкурста катнашу өчен  гаризалар 5 мартка ( 18:00 (МСК)) кадәр кабул ителәчәк.

Субсидияләр сайлап алу шартлары һәм бирү кагыйдәләре Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында «Грантлар» бүлегендә, шулай ук конкурс уздыру тәэмин ителә торган «Электрон бюджет» иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең Дәүләт интеграцияләнгән системасы составында финанс дәүләт ярдәме чараларын күрсәтүнең бердәм мәйданчыгында басылып чыкты.

Исегезгә төшерәбез, технологияләр трансферы үзәкләрен үстерү механизмы 2021 елда эшли башлады. Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча 18 шундый үзәк төзелде. Быел кимендә 17 үзәккә ярдәм итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International