Казанда беренче тапкыр үткәрелгән «Гәүһәр» балалар фестивалендә «Хәрәкәттә - бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясадылар. Концерт “Чулпан” мәдәни үзәгендә узды. Анда 150 мәктәп һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татар биюе һәм сөйләм сәнгате дәресләрендә алган осталыкларын күрсәттеләр.
Казанда «Гәүһәр» фестивале беренче мәртәбә узды. Хисап концерты алдыннан сайлап алу туры оештырылды - мәктәп коллективлары номерларны зур сәхнәдә күрсәтү мөмкинлеге өчен ярыштылар. Иң яхшы коллективларны профессиональ жюри сайлады. Конкурс йомгаклары буенча шәһәрнең 15 мәктәбе һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре беренче фестивальдә чыгыш ясау хокукын алды. Бүген алар татар халык биюләрен башкардылар, Габдулла Тукайның «Таз» әсәреннән өзек , Һади Такташның «Ак чәчәкләр» шигырен укыдылар һәм башка номерлар күрсәттеләр.
Хисап концертында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов булды. Концерт вакытында Гүзәл Сәгыйтова остазларга рәхмәт хатлары тапшырды.
«Сөйлә» проекты кысаларында балалар белән театрлар артистлары, нәфис сүз осталары, телевидение алып баручылары шөгыльләнде. Балалар әдәби әсәрләрне профессиональ дәрәҗәдә укырга өйрәнделәр.
Исегезгә төшерәбез, проектларның беренче сезоны 2022елнын февраленнән маена кадәр булды. Казанның 40 мәктәбендә 32 остаз 700 гә якын укучыны татар биюе һәм сөйләм сәнгатенә өйрәткән. Йомгаклау чарасы 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиядә узды.
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" һәм "Сөйлә" проектларының икенче сезоны сентябрьдан декабрьгә кадәр барды. Бу вакыт эчендә 20 дәрес булды, аларда бер меңнән артык бала катнашты.
«Хәрәкәттә - бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары Казан мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Анда Казанның 40 мәктәбе һәм 20 балалар бакчасы, шулай ук 42 остаз катнашты, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.