Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет интернат-мәктәбендә булды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет интернат-мәктәбендә булды.Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районына эш сәфәрендә.

Чирмешән кадет интернат-мәктәбе 2008 елда Чирмешән ПУ-106 базасында оештырылган. 2014 елның сентябрендә мәктәпкә Советлар Союзы Герое Иван Никитич Конев исеме бирелгән.

Кадет интернат-мәктәбендә Рөстәм Миңнехановка экскурсия уздырдылар, уку йортын үстерү планнары турында сөйләделәр.  Ул кадетларны һәм укытучыларны сәламләп,  бүген кадет мәктәпләре республиканың мәгариф системасында аерым урын биләвен әйтте.  “Монда Ватаныбызның чын патриотлары һәм Ватаныбызның булачак яклаучылары тәрбияләнә”, - диде Р.Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International