Россия - уникаль ил, ул меңъеллык тарихта үз территориясендә яшәүче халыкларның тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап кала алды. Россия Федерациясендә 190нан артык милләт вәкилләре яши, шуларның 47 се аз санлы халыкларга карый. Россия гражданнары 270 дән артык телдә һәм диалектта сөйләшә.
21 февральдә федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясенең аз санлы җирле халыкларының бердәм исемлеге расланды, аңа 47 халык кертелгән. Шулай ук Төньяк, Себер һәм Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышының аз санлы төп халыкларының аерым исемлеге эшләнде. Хәзерге вакытта туган тел һәм әдәбият, әдәби укудәресләрендә Россия 67 халыкларының туган теле укытыла.
Ни өчен туган телне белергә кирәк?
Халыкның мәдәни һәм тарихи традицияләрен саклауда туган телне өйрәтү мөһим роль уйный. Үз теленә, үз тарихына һәм мәдәниятенә мөнәсәбәт һәрвакыт җәмгыятьнең һәм кешенең рухи һәм гражданлык үсеше дәрәҗәсен үлчәгеч булып тора. Россиядә яшәүче халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятен саклау һәм яклау - Россия Федерациясе милли сәясәтенең өстенлекле бурычы. Төбәкләрдә мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирүнең төрле педагогик модельләре һәм практикалары кулланыла, алар барысы да илнең бердәм белем бирү киңлегенә кертелгән.
Билингваль укыту.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә туган телгә өйрәтү, кагыйдә буларак, балалар белгән рус теленә таянып алып барыла. Белем бирүнең мондый системасы туган телне һәм рус телен яхшы белүче билингваль тел шәхесе формалаштыруга юнәлдерелгән.
Берничә телне өйрәнү.
Төрле халыклар яшәгән кайбер полиэтник регионнарда туган тел берничә телне уртак өйрәнү шартларында өйрәнелә. Тел комбинациясе берничә телдән торырга мөмкин: дәүләт рус теле + туган тел (ата-аналар сайлавы буенча) + республика дәүләт теле+ чит тел (ата-аналар сайлавы буенча һәм мәктәп шартлары нигезендә). Татарстан Республикасында «Адымнар» полилингваль белем бирү комплекслары челтәре булдырылды, Башкортостан Республикасында - полилингваль күп профильле мәктәпләр, Саха (Якутия) Республикасында - Арктик халыкара мәктәп һәм башкалар.
Туган телне белү. Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның аз санлы төп халыкларын туган телләренә өйрәтүдә балаларның туган телләрен көндәлек тормышта кулланмавы исәпкә алына. Шуңа күрә белем бирүнең төп бурычы балаларда гади коммуникатив күнекмәләр формалаштыру, гаиләдә һәм мәктәптә туган телдә аралаша белү. Балаларда һәм аларның ата-аналарында туган телне үзләштерүгә кызыксынуны арттыру, юкка чыгу куркынычы астында булган телләр белән кызыксынуны саклап калу мөһим мәсьәлә булып кала.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган теленә ничек өйрәтергә? Балаларга туган телгә карата кызыксыну сюжет һәм дидактик уеннар, театр тамашалары, милли бәйрәмнәр ярдәмендә, гаилә һәм мәдәният оешмаларын укыту процессына җәлеп итеп бирелә.
Туган телләр буенча дәреслекләрне кемнәрэшли? Россия Федерациясе халыклары телләренең торышын һәм үсешен мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020/21 уку елында, туган тел, әдәби уку, туган әдәбият дәресләрендә Россия 67 халыкларының туган телен укыту алып барыла. Хәзерге вакытта дәреслекләрнең федераль исемлегендә 25 туган тел буенча уку әсбаплары тәкъдим ителгән, шуңа күрә туган телләр буенча дәреслекләр эшләү - якындагы елларга бөтен фәнни-педагогик берлек өчен өстенлекле бурыч.
Туган телләрне яхшы белүчеләр. Туган телләрне өйрәнүгә ярдәм итүдә профессиональ осталык конкурслары, туган тел укытучыларының форумнары һәм съездлары зур әһәмияткә ия.
2022 елда Россия Мәгариф министрлыгы «Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсын үткәрде. Аның беренче җиңүчесе Төньяк Осетия - Алания Республикасыннан Яна Бекоева булды. 2023 елда конкурсның төбәк этабы 1 мартта старт ала.
Туган телләрне онлайн. Туган телләрне электрон белем бирү платформаларында, электрон китапханәләрдә, виртуаль музейларда өйрәнергә мөмкин. Туган телләр институты хезмәткәрләре Россиянең Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның аз санлы төп халыкларының туган телләрендә цифрлы ресурсларның репозиторияләрен эшләде һәм даими рәвештә тулыландырыла.
«Россия мәгарифе» федераль порталы материаллары буенча
Инлюзив белем бирү өлкәсендә «Игелекле Казан» шәһәр премиясенең сайлап алу этабы башланды
Инлюзив белем бирү өлкәсендә «Игелекле Казан» шәһәр премиясенә гаризалар кабул ителә башлый. Аларны оештыру комитетына 10 мартка кадәр җибәрергә мөмкин. Конкурс, балалар белән биш яшь категориясендә эшләүче белгечләр арасында оештырыла: 1 яшьтән 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән 14 яшькә кадәр, 14 һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр. Анда мәктәпкәчә белем бирү педагоглары, укытучылар, белгечләр, шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары катнаша ала.
Премия дүрт этапны үз эченә ала: сайлап алу, читтән торып, көндезге-читтән торып һәм тантаналы бүләкләү. Сайлап алу этабында 50 катнашучы билгеләнәчәк. Теләүчеләр заявкаларны сылтама буенча җибәрә ала. Шунда ук премиянең тәртибе белән танышыра алалар.
Проект 2022 елгы граждан җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты чараларын кулланып гамәлгә ашырыла.