Россиядә "Абилимпикс-2023" илкүләм чемпионатының төбәк этабы старт ала

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

1нче марттан Россия Федерациясенең барлык субъектларында инвалидлар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның төбәк этабы башлана.

Чемпионатта катнашучыларга Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, "Абилимпикс" чемпионаты инвалидлыгы булган кешеләрне һөнәри үстерүдә мөһим миссия башкара. Сергей Кравцов ассызыклаганча, хәрәкәт елдан-ел үзенең чикләрен киңәйтә, ә быелдан аңаРоссиянең яңа  территорияләреннән катнашучылар кушыла.

Төбәк этабында җиңүчеләр ел саен уздырыла торган «Абилимпикс» Милли чемпионатында катнашачак, ул 2023 елның 17-25 октябрендә Мәскәүдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International