Укытучыларның социаль статусы, аларның хезмәт шартларын яхшырту һәм белем бирү сыйфатын күтәрү - 2023 елның төп темалары, дип саный РФ президенты Владимир Путин.
Владимир Путин, Педагог һәм остаз елы бурычы - үз вакытын балаларга һәм яшьләргә бирә торган кешеләр хезмәтенә җәмгыять игътибарын җәлеп итү, дип искә төшерде. Ул укытучыларның һәм остазларның бөтен илнең уңышына һәм казанышларына керткән өлешләре турында сөйләргә кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте.Ул ассызыклаганча, Россия укытучылары һәрвакыт үз укучыларына үрнәк күрсәткән һәм Ватанны лаеклы яклаучылар тәрбияләгән, Ватанга мәхәббәт һәм Россиягә ышаныч тәрбияләгән. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, мәктәпләрне төзү һәм капиталь ремонтлау, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү буенча барлык планнар да үтәләчәк , бу илнең яңа төбәкләренә дә кагыла. Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең белем бирү структурасы якындагы дистә елда гомумроссия стандартларына китереләчәк.Бөтен ил буенча педагогик вузларның, университетларның, фәнни үзәкләрнең потенциалы артачак, остазлар хәрәкәте үсәчәк.
2023 ел Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы дип Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 27 июнендәге 401 номерлы Указы белән игълан ителде.