Казанда ата-аналарның 9% ы гына үз баласына атнасына 3 мең сумнан артык акча бирә. Өстәвенә, өлкән сыйныф укучылары кече яки урта мәктәп укучыларына караганда күбрәк ала икәнлеге аңлашыла SuperJob тикшеренүеннән. Ул Казанның 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре катнашында үткән сораштыруга нигезләнгән.
Кече сыйныфтк укучы балаларына кесә чыгымнарына акчаны әти-әниләрнең 76% ы һәм өлкән сыйныфтагы 10 укучынаң 9 на бирәләр . Әйтик, 7-10 яшьлек балаларга атнасына күбрәк 500 сум бирәләр, мондый практика турында ата-аналарның 82% ы хәбәр иткән. Урта мәктәп укучылары на атнасына 500 сумны 60% ата-ана бирсә, һәр дүртенче (26%) әти-әни 500 сумнан 1000 сумга кадәр бирә.
Ата-аналарның 30% ы өлкән сыйныф укучыларына 500 дән 1 мең сумга кадәр акча бирүләре турында әйткән. Сораштырылучыларның 18% ы баласына меңнән өч меңгә кадәр бирүләрен әйткән.
Укучылар үсә барган саен, ата-аналар әкренләп аларның чыгымнарын контрольдә тотудан туктый. Әгәр кече сыйныф укучыларын сатып алуларны әти-әниләренең 3% ы гына күзәтмәсә, 11-14 яшьлек яшүсмерләрнең чыгымнарын - инде 28%, ә югары сыйныф укучыларының бюджетын - 42% тикшереп тормый.