Илсур Һадиуллин “Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнаша

2023 елның 12 марты, якшәмбе

13 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» акциясендә катнашачак.

БДИга әзерләнгәндә, чыгарылыш сыйныф укучыларының  белемнәре генә түгел, ә дөрес психологик халәттә булуы, үз көчләренә зур ышанычбулу  әһәмияткә ия. Һәм монда гаилә, ата-аналарның ролен бәяләп бетереп булмый.

Нәкъ менә шуңа күрә дә Рособрнадзор 7 нче ел рәттән, ата-аналарга үз тәҗрибәсендә БДИ кагыйдәләре, процедуралары һәм биремнәре белән танышу, аларны  балаларына аңлату, аларга имтиханнар алдыннан дөрес әзерләнергә һәм артык психологик киеренкелекне бетерергә ярдәм итү өчен уникаль мөмкинлек бирү максатыннан акция үткәрә. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен яшәү урыны буенча район башкарма комитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм БДИ-2023 катнашучысының гаризасын тутырырга кирәк.

Бу эш гадәттәгечә  3-4 сәгать түгел, ә кыскартылган вакытка (1 сәгать) исәпләнгән, ул төрле типтагы биремнәр белән танышырга мөмкинлек бирә.

Март дәвамында укучыларның ата-аналарына БДИ үзенчәлекләре белән яхшырак танышырга мөмкинлек биргән акция Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International