Тренерлар командалары арасында турнирның суперфиналында катнашучылар ачыкланды

2023 елның 10 марты, җомга

4 мартта Татарстанда «КЭС-БАСКЕТ» ШБЛ чемпионатының төбәк этабы кысаларында остазлар һәм тренерлар командалары арасында матчлар узды.

Педагогларның, остазларның иң яхшы командасы исеме өчен "Көнбатыш", "Төньяк", "Үзәк", "Көнчыгыш", "Көньяк-Көнчыгыш" һәм "Казан" җыелма дивизионнары көрәште. Командалар 2 төркемгә бүленде. Уеннар Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге "Васильево" спорт комплексында узды.

Остазларның һәр командасы җиңү өчен килде. Ачылу тантанасында үзләренең изге теләкләрен Яшел Үзән районының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раиса Афанасьева һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының хезмәтне саклау эшчәнлеге программаларын гамәлгә ашыру секторы белгече Лариса Габитова җиткерде.

Тулырак  белү өчен : https://kes-basket.ru/news/respublika.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International