Россия чыгарылыш укучылары өчен чит илдә имтиханнар тапшыру үзенчәлекләре расланды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рособрнадзор 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләрен раслады.

Рособрнадзорда хәбәр итүләренчә, үзенчәлекләр ике категория гражданнар, шул исәптән чит илдә белем  алган һәм чит ил дәүләтләренең дустанә булмаган гамәлләре белән бәйле рәвештә укуны  өзәргә мәҗбүр булган чит ил гражданнары өчен каралган.

Беренче категория - Россиядә  укучылар, ләкин мәктәпләргә 2021/22 уку елыннан башлап кабул ителүчеләр,. Бу, мәсәлән, чит дәүләтләренең дустанә булмаган гамәлләре белән бәйле рәвештә Россиягә килгән чит ил кешеләре булырга мөмкин.

 Икенче категория – чит илләрдәге Россия илчелекләре каршындагы мәктәпләрдә белем алучы балалар,  шулай ук гаиләдә  яки дистанцион укыту формасында белем алучылар.

Бу укучылар  аттестатны арадаш аттестация (ягъни чирек  нәтиҗәләре буенча), яки БДИ яки дәүләт чыгарылыш имтиханы  буенча алырга мөмкин. Моннан тыш, балалар үз сайлавын үзгәртергә хокуклы. Бу очракта алар дәүләт имтихан комиссиясенә имтиханнар үткәрүнең тиешле чоры башланырга ике атнадан да соңга калмыйча гариза бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International