Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында бүген интерактив квест-күргәзмә ачылды. Күргәзмә концепциясе "Кеше катнашыннан башка машина нәрсә төзи ала?" һәм "Кешегә иҗат өчен технологияләр нигә?" мәсьәләләре турында уйларга чакыра. Укучылар күргәзмәне квест-экскурсия форматында өйрәнә ала, анда, экскурсия тематикасы буенча кушымтадагы сорауларга җавап биреп, пазл детальләрен алачак һәм "нейромозг" артефактын җыячаклар.
Квест-күргәзмә «Креатив мәйданчык ПромАрт» проекты кысаларында, Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән оештырылды, ул барлык теләүчеләр өчен ачык һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.