«Адымнар - Казан» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашучылар өчен семинар узды.
Семинарга зона этабында җиңүчеләр: 45 укытучы - “Ел укытучысы” номинациясендә һәм 21 укытучы - “Педагогик дебют” номинациясендә, мәгариф идарәсе муниципаль органнары вәкилләре, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы вәкилләре чакырылды. Семинарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева алып барды.
Семинар кысасында бу елның 20 һәм 21 мартында Казанның ике мәйданчыгында («Адымнар - Казан» полилингваль комплексы һәм 83 нче лицей - Белем бирү үзәге) узачак «Дәрес» һәм «Тәрбия вакыйгасы» конкурс сынауларының «Укытучы-профессионал» дигән беренче туры өчен жирәбә үткәрелде.