«Тынычлык һәм татулык иҗаты» III региональ этномәдәни фестивале Идел буе спорт һәм туризм университетында уза

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлек» III региональ этномәдәни фестиваль уза. Конкурс-фестиваль Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе  каршындагы комиссия ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне Идел буе спорт һәм туризм университеты, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Фестиваль идеясе авторы, югары уку йорты ректоры Рәфис Борһанов фикеренчә, яшьләр арасында халык иҗатының традицион формаларын популярлаштыру - фестивальне уздыруның төп максатларының берсе.  «Бездә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән студентлар укый һәм без уку вакытында алар безнең төбәкнең мәдәнияте һәм традицияләре белән танышсын, үзләренең кече ватаннары турында белүләре белән уртаклашсын өчен барысын да эшлибез», - дип билгеләп үтте Рафис Борһанов.

Быел катнашучылар саны өч тапкырга диярлек арткан: барысы 540 кеше катнаша.

14 мартта Идел буе университетының концертлар залында җиңүчеләрнең һәм призерларның  гала-концерты  белән фестиваль тәмамланачак. Җиңүче студентлар һәм мәгариф учреждениеләре акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International