Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәгендә Татарстан Республикасы фән комиссияләре рәисләре киңәшмәсе узды

2023 елның 14 марты, сишәмбе

9 март көнне, 2023 елның имтихан кампаниясе алдыннан, белем бирү сыйфатын мониторинглауның республика үзәге базасында Татарстан Республикасы фән комиссияләре рәисләренең киңәшмәсе булды.

Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, министр урынбасары Минзәлия Закирова Заһриевна, мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге директоры Булат Юнысов һәм Татарстан Республикасы фән комиссияләре рәисләре катнашты.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашучыларны педагог һәм остаз елы белән котлады, шулай ук аерым педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остаз эшчәнлеген башкаручыларның да, статусын тану зарурлыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International