5 апрельдә 14-18 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар «1418» Бөтенроссия тарихи интеллектуаль уенында катнаша ала. Уен 1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә узачак. Интеллектуаль уен укучыларга һәм студентларга интерактив форматта илнең сугыш еллары тарихына чумарга ярдәм итәчәк.
Уенда, чараның рәсми сайтында 1418.рф белән теркәлгән, өчтән алып унга кадәр кеше катнаша ала.
Уенны оештыручылар - «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, Җиңү музееның стратегик инициативалары фонды, «Безнең Җиңү» оештыру комитеты.
Үткәрү датасы: 2023 елның 5 апреле.Үткәрү форматы: онлайн.