Россиянең мәгариф министрлыгы көллият укучылары өчен остазлык программасын булдырырга планлаштыра

2023 елның 17 марты, җомга

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия Сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге белән берлектә көллият студентлары өчен остазлык программасын эшләргә планлаштыра. Бу хакта XVII Съездда Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге чыгыш ясаганда, Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте,

Сергей Кравцов ассызыклаганча, көллият укытучылары һәм һөнәри белем бирү осталарына ярдәм булачак. 2023 елның 28 сентябреннән 3 октябренә кадәр Тула өлкәсендә урта һөнәри белем көнен бәйрәм итүгә багышланган «Ел остасы» конкурсының финалы узачак.

Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты Санкт-Петербургта 2023 елның 25 ноябреннән 29 ноябренә кадәр узачак, ә югары технологияләр чемпионаты , 2023 елның 11 сентябреннән 15 сентябренә кадәр Бөек Новгородта узачак.

Ведомство башлыгы урта һөнәри белем бирү программалары тәмамланганнан соң демонстрацион  имтихан үткәрү турында искәртте. Аның барышында чыгарылыш сыйныф укучылары практикада алган күнекмәләрне күрсәтә һәм үз квалификацияләрен раслый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International