Татарстан мәктәпләрендә «Беренчеләр хәрәкәте» белән эшләү өчен 700 дән артык яңа ставка барлыкка киләчәк

2023 елның 18 марты, шимбә

Быелның 1 сентябреннән Татарстан мәктәпләрендә «Беренчеләр хәрәкәте» эшен оештыру өчен якынча 700 яңа ставка барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе, Татарстанның хәрәкәт бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Ул Татарстанның һәр мәктәбендә хәрәкәт клублары барлыкка килү планлаштырыла, дип аңлатты. Өстәвенә, аның бер өлеше яшьләрнең теләсә нинди түгәрәкләре яки берләшмәләре булырга мөмкин. Аларга  алга таба үз эшчәнлеген планлаштырырга кирәк булачак.

Сөләйманов хәзер республика көллиятләре  өчен мондый ставкаларны бирү мөмкинлеге турында фикер алышу бара , дип өстәде, әмма бу уңайдан соңгы карар әлегә кабул ителмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International