5-9 нчы сыйныф укучылары «Алые паруса» үзәгенә юллама ота ала

2023 елның 18 марты, шимбә

«Алые паруса» Бөтенроссия балалар үзәге « Время лидеров» һәм «Мастерская креатива» мәгариф программаларында катнашц өчен  сайлап алу үткәрә.

5-9 нчы сыйныфларда белем алучы инвалид балалар - муниципаль, региональ, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда, олимпиадалар һәм фестивальләрдә катнашып  җиңүчеләр һәм призерлар була ала. Аларга 30 мартка кадәр анкета һәм гариза -портфолио җибәрергә кирәк.  « Время лидеров» программасы өчен ирекле һәм волонтерлык эшчәнлегендә, шулай ук социаль әһәмиятле проектларда, ә «Мастерская креатива» программасы өчен иҗади эшчәнлектә ирешкән уңышлар сайлап алуның өстенлекле критерийлары булып тора. Конкурста җиңүчеләр 19 апрельдә старт алачак дүртенче сменада катнашучылар арасына керәчәк. “Алые паруса”да балаларны интеллектуаль һәм физик үсешкә, аларның белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен үстерүгә, укытуга һәм сәламәтләндерүгә юнәлтелгән төрле чаралар көтә.

Сайлап алу турындагы нигезләмә белән танышырга, гариза формасын белергә, шулай ук булачак тематик смена турында Үзәкнең рәсми сайтында «Тематик квота» бүлегендә укырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International