Казан радиомеханика көллиятендә “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабына йомгак ясадылар

2023 елның 18 марты, шимбә

Казан радиомеханика көллияте мәйданчыгында Татарстан Республикасының «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының (1 этап) «  Универсаль токарь станокларында эшләү (Юниорлар)» компетенциясе буенча  төбәк этабына йомгак ясадылар. Катнашучылар техник документация таләпләре нигезендә детальләр әзерләү өлкәсендә белемнәрен, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук деталь әзерләүнең сыйфатын контрольдә тоту картасын тутырып, сызымнарын уку һәм тикшерү буенча.

Ярышларда катнашучылар эшен түбәндәге экспертлар кабул итте: Хиразов Р.Р., Меркушин Д.С., Розенталь И.А., Александров Ю.И., Сәләхиев А.А.

Катнашучыларны  котлап  директор урынбасары Л.А. Шестакова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул экспертларга һәм катнашучыларга ярыш мәйданчыгында күрсәткән ныклыгы һәм җиңүгә омтылышы өчен рәхмәт белдерде һәм аларның һәркайсы үз гаиләсенең, мәктәпнең, шәһәрнең, республиканың горурлыгы булуын билгеләп үтте.  Компетенциянең баш эксперты   Сионков Д.И.  катнашучыларның  югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын, эксперт-остазларның осталыгын билгеләп үтте һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә теләк белдерде.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Хиразов Марат Рамил улы (Чаллы шәһәре, 41 нче мәктәп);

2 урын - Фомин Макар Аркадьевич (Казан шәһәре, 42 нче мәктәп);

3 урын - Трошин Роман Андреевич (Казан шәһәре,  102 нче гимназия).

Белгечләр һәм экспертлар уңай хис-кичерешләр, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм алга таба һөнәри һәм шәхси үсешкә этәргеч алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International