Татарстанда 143 мәктәпнең азык-төлек блокларын ремонтлаячаклар

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстанда быел 143 мәктәпнең  азык-төлек  блогын яңартачаклар. Алар азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертелгән. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

«Өченче ел рәттән республикада азык-төлек  блокларын ремонтлауга, җиһазлар сатып алуга акча бүлеп бирелә. Бу уникаль очрак. Татарстан - Россиядә  бу максаттан зур күләмдә акча бүлеп бирелүче бердәнбер регион  икәнлегекүп  кенә киңәшмәләрдә билгеләп үтелде”, - диде спикер.

Ел саен республика бюджетыннан мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә һәм аларны җиһазлауга 1 млрд сум бүлеп бирелә, дип билгеләп үтте Хәйруллин. Аның сүзләренә караганда, 2021 елда 196 азык-төлек  блогы яңартылган,ә  2022 елда 167 .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International