Казанда 26 мартта «Навигатор поступления» Бөтенроссия белем бирү күргәзмәсе узачак, анда шәһәрнең һәм илнең 30дан артык алдынгы уку йорты катнашачак. Алар арасында - МДУ, КФУ, КДЭУ, КНИТУ-КАИ, Иннополис университеты, СПБГУ, ВШЭ һәм башкалар. Шулай ук , үз стендларын Казан социаль-гуманитар техникумы, Казан радиомеханика көллияте һәм башкалар тәкъдим итәчәк.
Күргәзмәнең төп максаты - абитуриентларга һәм ата-аналарга берьюлы берничә уку йорты вәкилләре белән аралашырга мөмкинлек бирү , ачык ишекләр көне , укыту һәм студентлар тормышы турында җентекләп танышу.
Күргәзмәдә өч лекция залы эшләячәк. Тестлар зонасында һәр укучы БГИга һәм БДИга әзерлек дәрәҗәсен тикшерә, профориентацион тест яза һәм эксперт белән нәтиҗәләрне индивидуаль рәвештә тикшерә алачак.
Күргәзмә 26 мартта 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Спартак урамы, 2 йорт адресында эшләячәк. Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк.
"Навигатор поступления" - абитуриентлар һәм аларның ата-аналары өчен БДБда иң эре мәгариф күргәзмәләренең берсе. Чара һөнәрне билгеләргә, имтиханнарга әзерлекнең актуаль ысулларын аңларга һәм вузларга керү турында барысын да белергә ярдәм итәчәк.