РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен иң яхшы укытучыларга премияләр санын арттыра торган карарны имзалады.
Конкурста җиңүчеләр саны 1 меңнән 1250 гә кадәр артачак. Мондый карар президент Владимир Путин кушуы буенча кабул ителде.
Конкурс 2006 елдан башлап төбәкләр дәрәҗәсендә уздырыла, анда белгечлеге буенча өч елдан артык эшләүче укытучылар катнаша ала. Җиңүчеләр 200 мең сум күләмендә премия алалар. Дәгъвачы педагогларның үз методик эшләнмәләре, укучыларның нәтиҗәләре һәм казанышлары, укучыларның төрле категорияләре белән адреслы эше булырга тиеш.