Буген, Татарстанда оештырылган «Үсмер чор - авыр чор» дигән туры эфирда «Росток» үзәге педагог-психологы Алина Белоусова , күчеш чорында яшүсмернең деструктив үз-үзен тотышын ничек танырга һәм катлаулы хәлдә ата-аналарга кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында сөйләде.
"Ата-аналар яшүсмернең агрессив булуына , гадәти мәнфәгатьләрдән баш тартуга, йомыклыкка, мәктәптә өлгереш кимүгә, төрле социаль төркемнәр белән кызыксынуларына игътибар итәргә тиеш", - диде психолог.
Белгеч авыр хәлдә килеп туган очракта баланың игътибарын файдалы иҗтимагый эшчәнлеккә юнәлтергә киңәш итте. Шул ук вакытта өлкәннәргә яшүсмернең ни белән кызыксынуын ачыкларга һәм бу мавыгуларны үстерергә кирәк. Авыр вәзгыять килеп чыккан очракта психологларга мөрәҗәгать итү яхшырак, дип нәтиҗә ясады эсперт.