Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар азык белән тәэмин итүгә 2022 елдан 2024 елга кадәр федераль бюджеттан 4,4 млрд сумнан артык, ә төбәк бюджетыннан - 2,1 млрд сум юнәлдереләчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.
"Башлангыч сыйныф укучыларын бушлай туклану белән тәэмин итү чыгымнары узган ел 2,3 млрд сумнан артык тәшкил итте. Федераль бюджеттан 1,3 млрд сумнан артык акча бирелде», - диде спикер.
Татарстанның 1 410 мәктәбендә 483 меңнән артык бала белем ала, шуларның 222 меңнән артыгы 1-4 сыйныф укучылары, бушлай кайнар азык белән тәэмин ителгән. 465 меңнән артык укучы кайнар ризык белән туклана , бу аларның гомуми санының 96%ын тәшкил итә. Мәгариф оешмаларында 1 658 азык-төлек блогы эшли.