Татарстан халкына җәйге лагерьга гариза ничек бирергә кирәклеген аңлаттылар

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстанда җәй көне һәм каникуллар чорында балалар ялын оештыручы  1,5 мең оешма рәсми рәвештә теркәлгән. Баланы җәйге лагерьга ничек урнаштырырга,  икәнлеге турында ,  “Җәй” республика үзәге директоры Илдар Дәүләтчин “Яшүсмер чор- авыр чор ” туры эфирында сөйләде.

"Татарстанда 139 шәһәр яны һәм 49 палаткалы лагерь бар, бу ил буенча иң зур күрсәткечләр. Һәр оешманың социаль челтәрләрдә һәм сайтларда битләре бар, анда җәйге ял турында мәгълүмат карарга мөмкин ", - дип аңлатты Дәүләтчин.

"Җәйге лагерьга гаризаны ничек бирергә?  Моның өчен район бүлегенә яки Яшьләр эшләре комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без үсмерләргә кызыклы булачак кирәкле программалар сайларга тырышачакбыз", - дип ассызыклады белгеч.

Спикер шулай ук балалар лагереның "зур тәрбияви, педагогик потенциалга" ия булуына игътибар итте. Бала гадәти форматтан чыга. Баланы тәрбияләүдә һәм шәхес формалаштыруда вожатыйлар мөһим роль уйнарга мөмкин. Бу - балалар белән аралашырга әзер булган энергияле яшьләр, дип билгеләп үтте Дәүләтчин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International