Математик модельләштерү буенча Бөтенроссия олимпиадасы

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Югары уку йортларының 3-6 курс студентлары өчен математик модельләштерү буенча II Бөтенроссия олимпиадасына сайлап алу башланды. Фәнни-мәгариф проекты «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Олимпиадада катнашу өчен проект сайтында 9 апрельгә кадәр теркәлү узарга кирәк. Конкурста сайлап алу ике этаптан тора – ул теоретик һәм практик этаплар. Сайлап алу этапларын сынау узган студентлар өчен "Цифровое  моделирование" Җәйге мәктәбендә катнашу мөмкинлеге булачак.

Нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның ноябрендә математик модельләштерү буенча III Конференциядә узачак.

Оештыручылар быел олимпиадага БДБ илләре вәкилләре, аерым алганда, Казахстан һәм Үзбәкстан республикаларында МИФИ төбәк филиаллары студентлары кушылыр дип көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International